Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары "Салават Юлаев"ка оттырды
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре өченче уен рәттән җиңү яулый алмый.
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев" командасына оттырды – 1:3.
Бу сезонда Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре "яшел дерби"да "Салават Юлаев"ка өч мәртәбә оттыра инде. Сезондагы үзара очрашуның берсе генә Казан хоккейчыларының җиңүе белән төгәлләнде. Шунысы да игътибарга лаек: "Ак Барс" соңгы өч уенда җиңү яулый алмый.
Әлеге уңыштан соң "Салават Юлаев" Көнчыгыш конференциядә 6 нчы баскычка күтәрелде, "Ак Барс" – өченче баскычта.
16 февральдә "Ак Барс" кунакта "Йокерит" белән уйный.
Хоккей. КХЛ. Даими чемпионат. "Салават Юлаев" (Уфа) – "Ак Барс" (Казан) – 3:1 (3:1, 0:0, 0:0).
1:0 Григоренко (Паршин, Лепистё, 02:40)
2:0 Нестеров (Арзамасцев, Лисин, 12:23)
2:1 Охтамаа (Глинкин, 13:05)
3:1 Логинов (Макаров, Паршин, 13:48)
Капкачылар: Сведберг – Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз