news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган турнирда икенче тапкыр оттырды
Казан клубының финалда уйнау-уйнамавы боз хуҗаларының көченнән тора.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Ригада уза торган Латвия тимер юллары кубогы сезон алды турнирында Минскиның “Динамо” командасына оттырды. Бу Казан командасының турнирда икенче җиңелүе булды.
“Ак Барс” һәм “Динамо” командалары арасындагы матч көндәшләрнең буллит сериясендә җиңүе белән төгәлләнде – 3:2 (0:1, 0:1, 2:0, 0:0, 1:0). “Динамо”дан ике алканы Евгений Ковыршин (50 һәм 58 нче минутлар), ә хәлиткеч буллитны Егор Шарангович кертте. “Ак Барс” составында уңышка Антон Ландер (10 нчы минут) һәм Василий Токранов (34 нче минут) иреште.
Әлеге уңыштан соң 2 очко туплаган Минск командасы соңгы – 4 нче баскычта калды. “Ак Барс” исәбендә 4 очко – икенче урын. Бүген соңгы турда “Локомотив” (3 очко) һәм Риганың “Динамо” (6 очко) командалары очраша.
“Ак Барс”ның финалда уйнау-уйнамавы боз хуҗаларының көченнән тора. Турнир кагыйдәләре буенча төркем этабын беренче-икенче урында төгәлләгән командалар финалда очраша.
Хәлиткеч уеннар иртәгә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2