news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Ригада Минскиның "Динамо" командасы белән очраша

Төркем этабындагы соңгы матч Казан клубының нинди медальгә дәгъва кылуына ачыклык кертәчәк.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Ригада уза торган сезон алды турниры – Латвия тимер юллары кубогы өчен көрәштә өченче көндәше белән очраша. Казан клубының бүгенге көндәше – турнирда әле бер җиңү дә яуламаган Минскиның "Динамо" командасы. Матч 15.30 сәгатьтә башлана.

Төркем этабындагы соңгы матч Казан клубының нинди медальгә дәгъва кылуына ачыклык кертәчәк. Беренче-икенче урындагы командалар – финалда, өченче һәм дүртенче булганнары бронза медаль өчен матчта очрашачак. Әлегә 2 турдан соң 6 очко белән "Динамо" (Рига) – беренче, 3әр очко туплаган "Локомотив" белән "Ак Барс" – икенче-өченче урында бара. 

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" турнирда беренче уенда “Локомотив” командасын откан (2:1), ә боз хуҗалары – Рига "Динамо"сына оттырган (1:3) иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100