Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” хоккейчылары рәттән өченче уенда җиңелде
Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узган матчта Мәскәү кунаклары 2:3 исәбе белән отты.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүнең “Динамо” хоккейчыларына каршы матчта җиңелде. Казан хоккейчылары 2:3 исәбе белән оттырды. Бу җиңелү рәттән өченчесе булды.
Кайчандыр бергәләп “Ак Барс”та уйнап, Гагарин Кубогын җиңүгә өлеш кертүче Илья Никулин (2005-2015), Александр Степанов (2005-2011), Данис Зарипов бүген төрле рольләрдә очрашты. Илья Никулин – “Динамо” капитаны, Александр Степанов шул ук команданың тренерлар составы вәкиле, ә Данис Зарипов нәкъ шул вакыттагы кебек “Ак Барс” составында.
- “Динамо”ның баш тренеры Владимир Крикунов та “Ак Барс” командасына таныш. Ул 1999-2001 һәм 2011-2012 елларда әлеге команда тренеры булган.
Беренче период. Икенче минутта Владимир Брюквин, “Динамо” өчен алка кертеп, исәпне ачты (0:1). Сигезенче минутта “Динамо” һөҗүмчесе Вадим Шипачёв гол кертте (0:2).
Икенче период. Сигезенче минутта, күпчелектә уйнаганда, Владимир Брюквин бу уенда үзенең икенче алкасын кертте (0:3).
Өченче период. Дүртенче минутта Артём Лукоянов күпчелектә “Ак Барс” өчен алка кертә алды (1:3). Период тәмамланырга өч минут кала “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:3).
Командалар составы:
“Ак Барс”: Подъяпольский (Шарыченков); Секач – Ткачёв – Азеведо, Лямкин – Постма; Галиев – Основин – Зарипов, Манухов – Педан; Лукоянов – Попов – Глухов, Яруллин – Марков; Михеев – Свитов – Клинкхаммер (Кара).
“Динамо” : Ерёменко (Бочаров); Кагарлицкий – Шипачёв – Индрашис, Волков – Никулин; Брюквин – Игумнов – Макаров, Меньшиков – Хиетанен; Моисеев – Мозер – Кулёмин, Зайцев – Миронов; Раисов – Закриссон – Карлин, Прибыльский – Пепеляев.
- Киләсе уенны “Ак Барс” шактый озын ялдан соң Хельсинки шәһәрендә “Йокерит” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 23 гыйнварда 19:30 сәгатьтә башлана. Озын яллар 12-20 гыйнвар көннәрендә узачак Хоккей йолдызлары атнасы белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз