news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары рәттән өченче җиңүен яулады

Казан командасы читтә "Сочи" клубыннан өстен чыкты.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында читтә “Сочи” командасыннан өстен чыкты. Уен Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән команда файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Тренерлар штабы алда торган җаваплы матч – 29 ноябрьдә Казанда “Салават Юлаев”ка каршы уен алдыннан төп капкачы Эмиль Гариповка ял бирергә булды: бүген “Ак Барс” командасы капкасын Тимур Билалов саклады.

Капкачылар турында сүз чыккач, шунысын да әйтү урынлы булыр: КХЛның чемпионатта иң яхшы уенчыларны ачыклау комиссиясе турнирның 13 нче атнасына нәтиҗә ясады. Иң яхшы капкачы дип “Ак Барс”тан Эмиль Гарипов танылды. Атна дәвамында Эмиль өч матчта команда капкасын саклады һәм икесендә капкасын “коры” калдырды. “Ак Барс” капкачысы капкага сугылган алкаларның 96 процентын кире бәрә алды, ышанычлык коэффициенты – 0,97.

Тәҗрибә ягыннан шактый калышучы капкачы Тимур Биляловны хуҗалар бик тиз уңайсыз хәлгә калдырды – 12 нче минутта исәп “Сочи” файдасына 1:0 иде инде. Гол авторы – Евгений Лапенков.

“Ак Барс” исәпне икенче периодта гына тигезли алды. Уңышка Канада һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер иреште. Бу аның икенче уен рәттән гол кертүе. Хәтерегездә булса, Роб Клинкхаммер, Казан клубына күчеп, 25 матчтан (!) соң гына беренче алкасын керткән иде. Әлеге хәл үткән тур уенында – 25 ноябрьдә Казанда “Барыс”ка каршы уенда (2:0) булды. “Әлеге голга НХЛдагы беренче керткән голыма сөенгән кебек шатландым. Озак гол кертә алмавыма кәефем нык кырылган иде”, – диде Роб әлеге уеннан соң.

Икенче периодта исәп тигезләнеп кенә калмады, Василий Токранов тырышлыгы белән “Ак Барс” алга да чыкты.

Уенга ноктаны Казан командасы капитаны Александр Свитов куйды. Әлеге гол аның КХЛда керткән 100 нче алкасы булды – 3:1.

29 ноябрьдә “Ак Барс” үз бозында “Салават Юлаев” командасы белән очраша. Кайбер мәгълүмат чаралары фикеренчә, әлеге уенда Данис Зарипов та бозга чыгарга мөмкин.

КХЛ. Даими чемпионат. “Сочи” (Сочи) – “Ак Барс” (Казан) – 1:3 (1:0, 0:2, 0:1).

1:0 Лапенков (Щегольков, 11:10)
1:1 Клинкхаммер (Марков, 24:08, күплектә)
1:2 Токранов (Секач, Ландер, 27:42)
1:3 Свитов (Обухов, Охтамаа, 54:33).

Капкачылар: Шикин – Билалов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100