news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның дүртенче уенында җиңде, серия кабат Казанга кайта

«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:3.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның дүртенче уенында җиңде, серия кабат Казанга кайта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.

Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең дүртенче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Авангард»ныкында — өч.

Беренче период. Җиденче минутта «Авангард» уенчысы Никита Сошников исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче преиодта «Ак Барс» һөҗүмнәре бик кискен булды. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте һәм командасын алга чыгарды (1:2).

Өченче период. Унҗиденче минутта исәп тагын тигезләште, алканы «Авангард» хоккейчысы Кирилл Семёнов кертте (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. Овертаймның дүртенче минутында Дмитрий Каагрлицкий Омск командасы капкасына гол кертә алды, «Ак Барс» җиңде (2:3).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Демченко);
  • Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
  • Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Готовец;
  • Комаров — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
  • Дедунов — Каблуков — Жарков (Брюквин),  Давыдов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Сафонов — Воронков — Панюков, Рукавишников — Кэмпфер;
  • Тарасов — Галимов — Кагарлицкий, Адамчук — Журавлёв;
  • Дыняк — Уил — Петров, Демерс — Юдин;
  • Глухов — Бурмистров — Коваленко (Кателевский), Хенкель.

«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 10 март көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100