Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның дүртенче уенында җиңде, серия кабат Казанга кайта
«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:3.
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.
Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең дүртенче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Авангард»ныкында — өч.
Беренче период. Җиденче минутта «Авангард» уенчысы Никита Сошников исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне тигезләштерде (1:1).
Икенче преиодта «Ак Барс» һөҗүмнәре бик кискен булды. Тугызынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте һәм командасын алга чыгарды (1:2).
Өченче период. Унҗиденче минутта исәп тагын тигезләште, алканы «Авангард» хоккейчысы Кирилл Семёнов кертте (2:2).
Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакытта көч сынашырга туры килде. Овертаймның дүртенче минутында Дмитрий Каагрлицкий Омск командасы капкасына гол кертә алды, «Ак Барс» җиңде (2:3).
Командалар составы:
«Авангард»
- Грубец (Демченко);
- Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
- Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Готовец;
- Комаров — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
- Дедунов — Каблуков — Жарков (Брюквин), Давыдов.
«Ак Барс»
- Билалов (Бобков);
- Сафонов — Воронков — Панюков, Рукавишников — Кэмпфер;
- Тарасов — Галимов — Кагарлицкий, Адамчук — Журавлёв;
- Дыняк — Уил — Петров, Демерс — Юдин;
- Глухов — Бурмистров — Коваленко (Кателевский), Хенкель.
«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 10 март көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз