news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның өченче уенында җиңелде

«Авангард» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:0.

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның өченче уенында җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Балашихада узды.

Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең өченче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү дә юк, «Авангард»ныкында — өч җиңү.

Беренче һәм икенче периодлар голларсыз үтте (0:0).

Өченче периодның уналтынчы минутында «Авангард» һөҗүмчесе Арсений Грицюк гол кертте (0:1). Период ахырында «Ак Барс» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, һәм соңгы секундларда «Авангард» уенчысы Павел Дедунов алканы буш капкага кертте (0:2).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Демченко);
  • Толчинский — Найт — Грицюк, Шәрипҗанов — Береглазов;
  • Цегларик — Прохоркин — Сошников, Сведберг — Готовец;
  • Якупов — Семёнов — Телегин, Емелин — Чистяков;
  • Дедунов — Каблуков — Жарков (Комаров),  Давыдов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Воронков, Хенкель — Кэмпфер;
  • Дыняк — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Сафонов — Зарипов, Адамчук — Лямкин;
  • Глухов — Бурмистров — Коваленко (Кателевский), Рукавишников.

«Ак Барс» — «Авангард» сериясенең киләсе уены 8 март көнне Балашихада булачак. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100