Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары плей-офф этабының икенче раундына узды
«Ак Барс» Түбән Новгород командасын 4:0 исәбе белән җиңде.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородта 4:1 исәбе белән «Торпедо» командасын җиңде һәм плей-офф этабының икенче раундына үтте.
Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйнады, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. «Ак Барс» — «Торпедо» каршылыгында Казан командасы бер уенда да җиңелмәде, серия исәбе - 4:0. «Ак Барс»ның киләсе раундтагы көндәше әлегә билгеле түгел.
Беренче периодта голлар булмады.
Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне ачты (0:1). Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус «Торпедо» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Сигезенче мтнутта, Казан командасы азчылыкта калганда, Иван Чехович исәпне 1:2 итте. Унберенче минутта Виктор Тихонов гол кертте (1:3).
Өченче период. Унсигезенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс» өчен дүртенче алканы кертте (1:4).
Командалар составы:
«Торпедо»
- Кочетков (Тихомиров);
- Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайдмэн;
- Шенфельд — Клус — Терри, Остин — Орлов;
- Варнаков — Дер-Аргучинцев — Гончарук, Марин — Мишарин;
- Ураков — Белевич — Веряев, Дробин.
«Ак Барс»
- Билалов (Голубев);
- Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
- Лукоянов — Глухов — Фисенко, Педан — Хенкель;
- Песонен — Кормье — Петров, Лямкин — Юдин;
- Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Журавлёв.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз