Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары Новосибирск шәһәрендә җиңде
Данис Зарипов "Ак Барс" өчен 600нче очкосын җыйды.
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә "Сибирь" хоккейчыларына каршы уйнады. Матч Казан командасы файдасына 1:4 исәбе белән төгәлләнде.
Беренче период. Өченче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Мэттью Фрэттин исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче период. Ундүртенче минутта, "Ак Барс" күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров "Сибирь" капкасына алка кертте (0:2).
Өченче период башында "Ак Барс" азчылыкта уйнады, беренче минутта Егор Миловзоров "Сибирь" өчен гол кертте (1:2). Унсигезенче минутта Данис Зарипов алка кертте (1:3). Ул шулай итеп "Ак Барс" өчен 600нче очкосын җыйды. Унҗиденче минутта Кирилл Петров, "Сибирь" капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (1:4).
Командалар составы:
"Сибирь":
Сятери (Красиков);
Пуустинен – Руохомаа − Миловзоров, Ермаков – Йокипакка;
Шаров – Саюстов – Романцев, Морозов − Логинов;
Пелтола – Комаров – Чесалин, Хабаров – Тимашов;
Первушин – Торченюк – Зырянов, Алексеев – Ефремов.
“Ак Барс”:
Билалов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Тихонов – Зарипов, Педан – Хенкель;
Фрэттин – Основин – Кара, Рукавишников – Юдин;
Лукоянов – Глухов – Фисенко (А. Галимов), Журавлёв.
“Ак Барс” киләсе уенын Казахстанда үткәрәчәк. “Барыс” – “Ак Барс” уены 22 ноябрь көнне 16:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз