news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары "Нефтехимик" капкасына бер алка да кертә алмады

Татарстан командаларының икенче очрашуы да Түбән Кама клубы файдасына төгәлләнде.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоокейчылары КХЛның даими чепионаты уенында “Ак Барс” командасыннан өстен чыкты.

Түбән Кама бозындагы очрашу 3:0 (1:0, 1:0. 1:0) исәбе белән “Нефтехимик” файдасына төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан голларны Деннис Эверберг (6 нчы минут) белән Дэн Секстон (33 һәм 57 нче минутлар) кертте.

Шулай итеп, “Нефтехимик” командасы капкачысы Илья Ежов быелгы сезонда 6 матчта капкасын “коры” калдырды.

Сүз уңаеннан, быелгы чемпионатта көндәшләр моңа кадәр үзара бер тапкыр очрашкан иде инде – 2 декабрьдә Казанда узган матч та "Нефтехимик" файдасына төгәлләнде (2:1).

“Ак Барс” әлегә Көнчыгыш конференциядәге беренче урынын саклап калды. Команданың 43 уеннан соң 79 очкосы бар. “Нефтехимик” та үкчәгә басып килә: 42 уен – 76 очко.

25 декабрьдә “Ак Барс” Омскида “Авангард” командасы белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot