news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Минскида "Динамо" командасына оттырды

Казан клубы өченче уен рәттән җиңелү ачысын татый.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Минскиның “Динамо” командасына оттырды.

Минскида узган матч 4:1 (0:0, 2:1, 2:0) исәбенә боз хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнде. “Динамо”дан алкаларны Егор Шарангович (21 нче минут), Евгений Ковыршин (33 нче минут), Шарль Лингле (48 нче минут) һәм Марк-Андре Граньяни (59 нчы минут, буш капкага) кертте. Казан командасыннан бердәнбер алка Михаил Глухов (27 нче минут) исәбендә.

Моңа кадәр “Динамо”ның үз бозында “Ак Барс”ны бер тапкыр да төп вакытта җиңә алганы юк иде әле. 2010 елдагы бердәнбер уңышы да (5:4) овертаймда булган.

Шулай итеп, тәнәфескә кадәрге ике уенда “Амур” (1:3) һәм “Торпедо” (1:2) командаларына оттырган “Ак Барс” хоккейчылары ялдан соң да абынып, җиңелүләр сериясен 3 матчка җиткерде.

Шунысы да игътибарга лаек: “Ак Барс” бүгенге матчта ил җыелмалары өчен уйнаган хоккейчылары – Владимир Ткачев, Альберт Яруллин, Роб Клинкхаммер һәм Атте Охтамаадан башка чыгыш ясады.

15 ноябрьдә “Ак Барс” кунакта “Витязь” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100