Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Ак Барс” хоккейчылары Минск шәһәренең “Динамо” командасына җиңелде
Шулай итеп “Ак Барс” командасы читтә уйнау сериясен җиңелү белән башлады.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак Барс” хоккей командасы читтә уйнау сериясен башлады. Казан хоккейчылары Минск шәһәрендә “Динамо” командасына каршы уйнады һәм 2:3 исәбе белән җиңелде.
Беренче период. Икенче минутта “Динамо” хоккейчысы Алексей Терещенко исәпне ачып җибәрде (1:0). Унҗиденче минутта Сергей Костицын күпчелектә уйнаганда керткән голы белән “Динамо”га ике алкалы өстенлек бирде (2:0). Бу периодның ике алкасын да элеккеге “Ак Барс” уенчылары кертте.
Икенче периодта кертелгән алкалар булмады. Өченче периодның беренче минутында Иржи Секач “Ак Барс” күпчелектә уйнаганда алка кертә алды (2:1). Бишенче минутта “Динамо” һөҗүмчесе Дмитрий Буйницкий гол кертте (3:1). Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер, күпчелектә алка кертеп, исәпне үзгәртте (3:2).
Командалар составы:
“Ак Барс”: Подъяпольский (Гарипов); Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма; Глухов – Попов – Галиев, Лямкин – Манухов; Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Абросимов; Кара – Основин – Клинкхаммер, Батыршин.
“Динамо”: Энрот (Карнаухов); Буйницкий – Терещенко – Костицын А., Уиркош – Хенкель; Бут – Хауден – Пулккинен, Блум – Лисовец; Павлович – Костицын С. – Когалев, Осипов – Готовец; Китаров – Волков – Литвинов, Евенко.
- 26 декабрьдә “Ак Барс” хоккейчылары Краснодар өлкәсендә “Сочи” командасына каршы уйный. Матч 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз