news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары «Металлург» командасына каршы уенга әзерләнә

Кичәге җиңелүгә овертаймдагы бәхетсезлек очрагы сәбәпче булды, ди команданың баш тренеры.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасының дүрт җиңүгә сузылган уңышлы сериясе төгәлләнде – кичә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Чиләбедә «Трактор» командасына оттырды. Боз хуҗаларына җиңү китергән алка овертаймда кертелде – 3:2 (1:0, 1:0, 0:2, 1:0).

«Егетләр тырышты, 0:2 исәбенә оттыра барып, исәпне тигезли алулары яхшы. Өченче периодта яхшы уен күрсәттек. Ә овертаймда фәкать бәхетсезлек очрагы булды. Андый хәлләр булгалый», – диде «Ак Барс» командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

26 сентябрьдә Казан хоккейчыларын җитди сынау көтә – «Ак Барс» Магнитогорскида «Металлург» командасы белән очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot