Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары "Металлург" командасын җиңде
31 матчтан соң "Ак Барс" активында 45 очко тупланды һәм "Көнчыгыш"та икенче урын булды.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Бүген Континенталь хоккей лигасы уеннарының чираттагысында Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең "Металлург" хоккейчылары белән очрашты. Матч Казан командасының җиңүе белән тәмамланды. Алар 3:2 исәбе белән отты.
31 матчтан соң "Ак Барс" активында 45 очко тупланды һәм "Көнчыгыш"та икенче урын булды.
- Моңа кадәр "Ак Барс" командасы Чиләбедә узган матчта "Трактор"ны 3:0 хисабы белән җиңгән иде.
"Металлург" (Магнитогорск) – "Ак Барс" (Казан) – 2:3 (1:2, 1:0, 0:1).
Голларны Мозякин (20), Кулемин (35) – Михеев (2), Секач (16), Лукоянов (51) кертте.
Штрафлар: 8–10.
- 24 ноябрьдә казанлылар Екатеринбургта чемпионат лидеры "Автомобилист" командасы белән очраша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз