news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Магнитогорскида "Металлург" командасын отты

Казан командасына җиңү китергән алканы Андрей Попов кертте.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Магнитогорскида “Металлург” командасын отты – 2:1.

Уенда беренче голны күрү өчен тамашачыларга икенче периодның азагына кадәр көтәргә туры килде – исәпне беренче булып? икенче тәнәфескә китәргә санаулы секундлар калып барганда? “Ак Барс” хоккейчысы Владимир Ткачев ачты.

“Металлург” өченче периодта исәпне тигезли алды. Әмма боз хуҗалары өчен әлеге сөенеч 30 секунд кына дәвам итте – Андрей Попов “Ак Барс”ка җиңү китергән икенче алканы кертте.

Казан хоккейчылары чираттагы уенны 2 октябрьдә Казанда Новосибирскиның “Сибирь” командасына каршы уздыра.

КХЛ. Даими чемпионат. “Металлург” (Магнитогорск) – “Ак Барс” (Казан) – 1:2 (0:0, 0:1, 1:1)

0:1 Ткачёв (Сидоров, 39:21)
1:1 Коварж (Мозякин, 48:33)
1:2 Попов (Глухов, Батыршин, 49:03)
Капкачылар: Самсонов – Гарипов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100