news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте

Җиңү китергән алканы Данис Зарипов кертте.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүнең "Динамо" командасын тар-мар итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары бүген Континенталь хоккей лигасы даим чемпионатында Мәскәүнең “Динамо” командасын отты. “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч “Ак Барс” файдасына 6:2 исәбе белән төгәлләнде.

Уенның беренче периоды гына “күңелсез” узды – тамашачылар голлар күрә алмады. Ә икенче преиод башланып китү белән Артем Лукоянов исәпне ачты. Кунаклар да бик тиз “уянды” – “Ак Барс”ның элеккеге уенчысы Илья Никулин күплектә уйнаудан оста файдаланып, Эмиль Гарипов капкасына гол кертте. Бу кунакларның әлеге уенда беренче һәм соңгы тапкыр исәпне тигезләве иде.

Икенче периодта “Ак Барс”тан бер-бер артлы диярлек Роб Клинкхаммер белән Данис Зарипов голлар кертеп, исәп аермасын ике алкага җиткерде – период азагына исәп 3:1 булды.

Шунысын да әйтергә кирәк: бу сезонда әле икенче уенын гына уздырган Данис Зариповның голы аның өчен КХЛ чемпионатында керткән 200 нче алка булды. Ахыр чиктә ул җиңү китергән алка да булды. Тагын бер кызыклы факт: бу Зариповның "Ак Барс" өчен даими чемпионатта керткән 113 нче алкасы да булды. Моңа кадәр аның һәм Алексей Морозовның 112 голы теркәлгән иде.

Өченче периодта кабат "голлар яңгыры"ның шаһиты булдык. Соңгы голны кабат Илья Никулин кертте, әмма ул уен язмышына тәэсир итмәде: азаккы исәп – 6:2.

Мәскәүдә Беренче канал кубогына традицион турнир узганлыктан, чемпионатта кыска вакытлы тәнәфес игълан ителде. “Ак Барс” тәнәфескә Көнчыгыш конференция лидеры булып китте.

Казан хоккейчылары чираттагы уенны 18 декабрьдә үз бозында “Салават Юлаев” командасына каршы уздыра.

КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Динамо (Мәскәү) – 6:2 (0:0, 3:1, 3:1).

1:0 Лукоянов (Токранов, 23:08)
1:1 Никулин (Игнатушкин, Сидляров, 25:27, күплек)
2:1 Клинкхаммер (Секач, 27:18, күплектә)
3:1 Зарипов (Ландер, Галиев, 33:14)
4:1 Глинкин (45:01)
5:1 Ландер (Лямкин, Ландер, 48:07 күплектә)
6:1 Секач (Ткачев, 49:05)
6:2 Никулин (Бойд, Анисин, 59:10).

Капкачылар: Гарипов – Бочаров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100