news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәү "Динамо"сы белән уйный
Уен бүген Мәскәүдә 19.30 сәгатьтә башлана.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” хоккей клубы Мәскәүдә КХЛ чемпионатының чираттагы матчын башкаланың “Динамо”сына каршы уйнап уздырачак, дип хәбәр итә хоккей клубының матбугат хезмәте.
Ил чемпионаты кысаларында, көндәшләр үзара 88 тапкыр уйнады: казанлылар активында – 36 җиңү, 7 тапкыр тигез исәпкә тәмамланган уен һәм 45 оттыру. Быелгы сезонда көндәшләр 8 сентябрьдә Казанда очрашкан иде, ул чакта “Ак Барс” 4:1 исәбе белән җиңү яулады.
“Динамо” белән очрашу 19.30 сәгатьтә башлана. Хоккей яратучылар туры трансляцияне “Матч ТВ”, КХЛ HD, “ТНВ” телеканалларыннан карый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot