news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында ЦСКА командасына оттырды. Бу Казан командасының соңгы 5 уенда дүртенче җиңелүе булды.

Мәскәүдә узган бүгенге матчта боз хуҗалары Эмиль Гарипов саклаган капкага җавапсыз өч алка кертте – матч ЦСКА файдасына 3:0 (2:0, 0:0, 1:0) исәбенә төгәлләнде.

ЦСКА командасына җиңү китергән голларны Никита Нестеров (2 нче минутта), Андрей Кузьменко (9 нчы минут) һәм өченче периодта Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнеп, әле берничә ел элек кенә “Ак Барс” өчен чыгыш ясаган Кирилл Петров (50 нче минут) кертте. Бу Кириллның үз карьерасында КХЛда керткән 100 нче голы булды.

Шунысын да әйтергә кирәк: “Ак Барс” составында имгәнгән уенчылар Джастин Азеведо, Степан Захарчук, Андрей Попов, Федор Малыхиннан тыш, Владимир Ткачев белән Антон Ландер да бүгенге уенга чыкмады.

20 ноябрьдә “Ак Барс” үз бозында “Авангард” командасын кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100