Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдән җиңү белән кайта
Казан командасының киләсе уены «Салават Юлаев»ка каршы булачак.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «ЦСКА» командасын 2:1 исәбенә җиңде. Уен Мәскәүдә узды.
Беренче период голларсыз үтте.
Икенче периодның унтугызынчы минутында исәп ачылды. «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий «ЦСКА» капкасына гол кертте (0:1). Мәскәү командасының капкасын 2019-2021 еллар сезоннарында «Ак Барс» өчен уйнаган Адам Рейдеборн саклады.
Өченче периодның унсигезенче минутында Дмитрий Кагарлицкий тагын күпчелектә гол кертте (0:2). Период ахырына кадәр санаулы секундлар калганда, Мәскәү командасы хоккейчысы Антон Слепышев «Ак Барс» капкасына гол кертте (1:2). Казан хоккейчылары капкаларын «коры» итеп саклап кала алмады.
Командалар составы:
«ЦСКА»
- Рейдеборн (Федотов);
- Слепышев — Андронов — Карнаухов, Дальбек — Сергеев;
- Григоренко — Валльмарк — Сошников, Луговяк — Нестеров;
- Окулов — Мингачёв — Плотников, Сведберг — Гилмор;
- Котков — Соркин — Юртайкин (Хулапов), Макаров.
«Ак Барс»
- Бобков (Әхтәмов);
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
- Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
- Воронков — Сафонов — Дыняк, Адамчук — Рукавишников;
- Тарасов — Линдхольм — Петров (Кателевский), Лямкин.
Киләсе уенын «Ак Барс» Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы 3 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз