news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә "Динамо" командасына оттырды

Җиңүче буллит сериясендә ачыкланды.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүдә “Динамо” командасына оттырды.

Җиңүчене ачыклау өчен төп вакыт кына түгел, өстәмә билгеләнгән 5 минут та җитмәде. Матч язмышы буллит сериясендә хәл ителде – 2:3.

Матчның төп вакыты 2:2 исәбенә төгәлләнде. Шунысы игътибарга лаек: Эмиль Гарипов саклаган капкага ике алканы да “Ак Барс”ның элеккеге уенчысы, соңгы дүрт сезонда Казанда чыгыш ясаган һөҗүмче Михаил Варнаков кертте, ә казанлылар күплектә уйнаганда ике тапкыр җавап кайтара алды. Голның авторлары – сакчылар Василий Токранов белән Андрей Марков.

Буллит сериясендә җиңү китергән алканы кабат Михаил Варнаков кертте.

КХЛ. Даими чемпионат. “Динамо” (Мәскәү) – “Ак Барс” (Казан). 3:2 (1:0, 1:2, 0:0, 0:0, буллитлар – 2:1). Голлар: Варнаков (Хиетанен, Салминен, 19.37, күплектә), Токранов (Ткачев, 22.18, күплектә), Варнаков (Рылов, Кутейкин, 28.29), Марков (Секач, Яруллин, 36.52, күплектә), Варнаков (65.00, җиңү китергән буллит).

13 октябрьдә “Ак Барс” Ярославльдә “Локомотив” командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100