news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары мөмкинлекләре чикле балалар белән хәйрия очрашуы уздырды

Командалар арасындагы очрашу 3:3 исәбе белән тәмамланды.

«Ак Барс» хоккейчылары мөмкинлекләре чикле балалар белән хәйрия очрашуы уздырды
Артур Шипилов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Ак Барс» һәм Төнге хоккей лигасы уенчылары терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар белән берлектә хәйрия матчы үткәрделәр. «Кызыл молния» белән «Яшел ук» арасындагы очрашу 3:3 исәбе белән тәмамланды.

«Ак Барс»тан бу көнне Александр Свитов, Данис Зарипов, Альберт Яруллин, Михаил Глухов, Владимир Ткачев һәм Артем Лукоянов уйнады. Уен түбәндәгечә узды: балаларны бозга коляскаларда хоккейчылар алып чыкты. Балалар кулында кәшәкәләр иде, уенчылар штурман ролендә булды.

Уен алдыннан «Татнефть Арена» җанатарларына искиткеч бию бүләк иткән фигурачылар чыгыш ясады. Командалар 10 минут дәвамында 2 период уйнадылар, әмма матч барыбер кызыклы булды, чөнки беркем дә оттырырга теләмәде. Исәпне «Кызыл яшен» ачты, ләкин шунда ук команда тагын өч алка керттерде.

Уен азагына кадәр бер минут калгач, алар бер алка отуга иреште, ләкин командалар тәнәфескә 2:3 исәбе белән китте. Икенче периодта алар исәпне тигезләде, шуңа күрә ахыргы исәп 3:3 булды.

Матчтан соң барлык катнашучылар да «Ак Барс»тан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot