news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары "Лада" командасы белән очраша

"Ак Барс" – бу сезонында барлык уеннарны да төп вакытта җиңү белән төгәлли алган бердәнбер команда.

 (Казан, 31 август, “Татар-информ”). Бүген – 31 августта, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хокей лигасы даими чемпионаты кысаларында үз бозында Тольяттиның “Лада” командасын кабул итә. “Татнефть Арена” боз сараенда узачак матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Казан командасы быелгы сезонны уңышлы башлады – Казанда узган беренче өч матчта 3 җиңү яуланды. “Ак Барс” – КХЛның бу сезонында барлык уеннарны да төп вакытта җиңү белән төгәлли алган бердәнбер команда.

“Лада” командасы да беренче өч уенны үз бозында уздырды һәм бары тик берсендә – “Автомобилист” командасына каршы уенда гына уңышка иреште (3:1). Аның каравы, Тольятти клубы читтәге уеннар сериясен уңышлы башлады: дүртенче турда Түбән Камада әле бу сезонда бер тапкыр да җиңелгәне булмаган “Нефтехимик” командасын ота алды (3:1).

“Ак Барс” хоккейчылары ил чемпионаты тарихында “Лада” белән 109 мәртәбә очрашкан: 49 уенда – Казан, 46 матчта Тольятти клубы уңышка ирешкән, 14 уен тигез исәпкә төгәлләнгән.

Узган сезонда “Ак Барс” үз бозында “Лада”ны 5:3 исәбе белән отса, кунакта җиңелүгә дучар булган иде – 0:4.

news_right_1
news_right_2
news_bot