news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Ак Барс" хоккейчылары Кытай клубына каршы уен белән яңа сезонны башлый
"Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Скопировать ссылку
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Бүген "Ак Барс" хоккей командасы Кытай клубы – "Куньлунь Ред Стар"га каршы уен белән Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезонын башлый.
Узган сезонда КХЛда тәүге тапкыр чыгыш ясаган елында ук "Куньлунь" командасы плей-офф раундына узган иде. Ә яңа – юбилей сезоннында клуб үз алдына тагын да югарырак максатлар куя кебек: команда Войтек Вольски, Андрей Костицын, Джефф Кинрэйд, Артур Кулда кебек көчле уенчылар белән тулыланды. Сезон алдыннан командага баш тренер итеп танылган Канада тренеры Майк Кинэн билгеләнде. Ә аның үз карьерасында җитәкләгән командалары белән Стэнли һәм Гагарин кубокларын отканы бар.
"Татнефть Арена" боз сараендагы матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot