Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары "Куньлунь Ред Стар"ны җиңде
Рәттән сигезенче җиңүләрен яулап, "Ак Барс" уенчылары Көнчыгыш конференциядә беренче урынга чыкты.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Бүген КХЛның даими чемпионаты кысаларында, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасы белән уйнады. "Татнефть-арена"да узган очрашу "барслар" файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды.
Рәттән сигезенче җиңүләрен яулап, "Ак Барс" уенчылары Көнчыгыш конференциядә беренче урынга чыкты.
Казан спортчылары киләсе уенны 17 октябрь көнне Загребның "Медвешчак" командасына каршы уздырачак.
«Ак Барс» (Казан) – «Куньлунь Ред Стар» (Пекин). 2:0 (0:0, 0:0, 2:0).
15 октябрь. Казан. «Татнефть Арена» боз сарае. 7923 тамашачы.
«Ак Барс» (16): Галимов; Захарчук – Эллиотт, Охтамаа – Йордан (2), Мусин – Черепанов, Сидоров; Глухов – Свитов – Азеведо, Лукоянов – Ткачёв – Чибисов (2), Глинкин – Попов – Жуков, Варнаков – Малыхин – Обухов (12), Лазарев.
«Куньлунь Ред Стар» (8): Заһидуллин ; Мянтюля – Ярвинен, Виклунд (2) – Белльмор, Юйэнь – Перетягин, Микулович; Рау – Лахти – Вярн, Виделль – Коллинз (2) – Бакош, Флёри – Марцинко – Яшин (2), Ся – Перескоков – Величкин. Командалы штраф – 2 мин.
Алкаларны кеттеләр: Свитов, Ткачёв.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз