news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Сибирь" командасы белән уйный

Казан клубы Көнчыгыш конференциядә беренче урында бара.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында үз бозында Новосибирскиның “Сибирь” командасы белән көч сынаша.

Әлеге очрашуга кадәр 14 уен уздырырга өлгергән “Ак Барс” командасы исәбендә 31 очко бар һәм Казан клубы Көнчыгыш конференция турнир таблицасының беренче баскычына урнашты. 15 уенда 24 очко җыйган “Сибирь” командасы – 9 нчы урында.

Ил чемпионатында “Ак Барс” хоккейчыларының “Сибирь” белән 108 мәртәбә очрашканы бар: 52 уенда – Казан, ә 46 очрашуда Новосибирск хоккейчылары җиңү яулаган. Моннан тыш 10 матч тигез исәпкә төгәлләнгән. Узган сезонда “Ак Барс” үз бозында җиңү яуласа (2:1), кунакта овертаймда оттырган иде (1:2).

“Татнефть Арена” боз сараендагы бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot