Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Автомобилист" командасына оттырды
Бүгенге уен голларга бай булмаса да, азагы мавыктыргыч мизгелләр бүләк итте.
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында үз бозында Екатеринбургның “Автомобилист” командасына оттырды. “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч буллит сериясендә Екатеринбург командасының җиңүе белән төгәлләнде – 2:1.
Спортта җиңүче составны үзгәртмиләр, дип әйтелсә дә, “Ак Барс” ике көн элек Магнитогорскиның “Металлург” командасына каршы уен (4:0) белән чагыштырганда составка бер үзгәреш керткән иде. Казан командасы составына һөҗүмче Антон Глинкин әйләнеп кайтты – ул Денис Голубевны алмаштырды. Капканы гадәттәгечә Эмиль Гарипов саклады.
Соңгы ике уенда көндәшләр капкасына 11 алка кертеп, үзенекенә берне генә керттергән “Ак Барс”тан бүген дә тамашачылар һөҗүмнәргә һәм голларга бай уен көтте. Әмма “Татнефть Арена” боз сараена килгән 65005 тамашачының өмете акланмады – уенның беренче ике периодында голлар күреп булмады.
Беренче гол уенның өченче периодның соңгы 10 минуты башлангач кына кертелде – “Ак Барс” һөҗүмчесе Артем Лукоянов сезонда икенче алкасын кертеп, исәпне ачты. Ләкин Казан хоккейчылары төп вакытта уен язмышын үз файдасына төгәлли алмады. Кагыйдә бозган өчен хуҗалардан Владимир Ткачев штрафка тартылды, ә “Ак Барс” командасының аз составта калуыннан файдаланып, кунаклар исәпне тигезләде. Уңышка “Автомобилист” командасының иң нәтиҗәле һөҗүмчеләренең берсе, Канада уенчысы – Франсис Паре иреште.
Ике команда тарафыннан да һөҗүмнәргә бай булган овертаймның 5 минут вакыты бер сулышта узып китте. Җиңүчене буллит сериясендә ачыкларга туры килде.
Лотереяне хәтерләткән буллит башкаруда кунаклар остарак булып чыкты – алар 8 мөмкинлекнең икесеннән файдаланса, “Ак Барс” бер мәртәбә генә гол кертә алды.
Шулай итеп, “Ак Барс” хоккейчылары “Автомобилист”тан үч ала алмады – бу сезонда, 6 сентябрьдә, Екатеринбургта узган уен боз хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнгән иде (3:2).
27 октябрьдә “Ак Барс” Пекинда “Куньлунь Ред Стар” командасы белән очраша.
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Автомобилист” (Екатеринбург) – 1:2 Б (0:0, 0:0, 1:1, 0:0, 0:1)
1:0 Лукоянов (Малыхин, 51:01)
1:1 Паре (Василевский, Миловзоров, 55:25, күплектә).
Җиңү китергән буллитны Илья Крикунов кертте.
Капкачылар: Гарипов – Сохатский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз