Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Авангард" командасы белән очраша
Казан командасы серияне үзендәге ике уен белән төгәлләргә дә мөмкин.
(Казан, 13 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция ярымфиналы серияләрендә өченче уеннар уза. "Ак Барс" хоккейчылары "Татнефть-Арена" боз сараенда Омскиның "Авангард" командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
13 март – "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның туган көне. Аңа бүген 62 яшь тулды. Шунысы кызык: Зиннәтулла Билалетдиновның туган көнендә «Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ка ике тапкыр плей-оффта оттырган инде. Шуның беренчесе 2009 елда Омскида булган – 2:4. Соңгысы моннан ике ел элек Казанда булды (3:4 ОТ). Дөрес, ике очракта да "Ак БАрс" хоккейчылары туган көн бүләген соңрак ясады – беренчесендә Гагарин кубогын отса, икенчесендә сериядә башкача оттырмыйча, Гагарин кубогының финалына кадәр барып җитте.
13 март. Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 3 нче матч.
"Барыс" (Астана) – "Металлург" (Магнитогорск)
Сериядә исәп: 0 - 2 (0:4, 4:5).
"Ак Барс" (Казан) – "Авангард" (Омск)
Сериядә исәп: 2 - 0 (2:1, 2:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз