Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары Көнчыгыш конференция финалында икенче тапкыр оттырды
"Металлург" командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов үз туган көнендә "Ак Барс" капкасына алка кертте.
(Казан, 26 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Магнитогорскида "Металлург" командасына Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалының икенче матчында да оттырды – 0:2. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә исәп көндәшләр файдасына 2:0 булды.
Бүгенге матчта Василий Токранов составка әйләнеп кайтты. Моннан тыш "Ак Барс" командасы өчен плей-оффта сакчы Стефан Эллиотт та тәүге уенын уздырды. Составтагы үзгәрешләр алдагы уенда кайбер хоккейчыларның имгәнүе белән бәйле иде. Исегездә булса, "Металлург"ка каршы беренче уенда Михал Йордан белән Дмитрий Архипов имгәнгән иде.
Бүгенге матч та югалтуларсыз гына булмады, беренче периодта ук "Ак Барс" тагын бер һөҗүмчесен югалтты – кулына алка тигән Артем Лукоянов бозга башкача чыкмады. Бу урында "Ак Барс" капитаны" Александр Свитовның да соңгы өч уенда бозга чыкмавын билгеләп узу дөрес булыр.
"Металлург" исәпне уенның икенче минутында ук ачты – Эмиль Гарипов саклаган капка каршында көндәшләрнең һөҗүмчесе Евгений Тимкин игътибарлылык күрсәтеп, уңышка иреште. Ә икенче периодта бүген 36 яшьлек туган көнен билгеләп узучы Данис Зарипов исәп аермасын арттырды. Бу – Данисның сериядәге икенче, ә плей-оффтагы 13 нче алкасы булды.
Матч азагына кадәр әлеге исәп үзгәрешсез калды. Серия Казанга кайта – 28 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда өченче матч уза.
КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция финалы. Икенче матч.
"Металлург" (Магнитогорск) – "Ак Барс" (Казан) – 2:0 (1:0, 1:0, 0:0).
1:0 Тимкин (Косов, Хабаров, 01:16).
2:0 Зарипов (Мозякин, Коварж, 30:57).
Капкачылар: Кошечкин – Гарипов
Сериядә исәп: 2– 0 (2:1 ОТ, 2:0).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз