Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары ил җыелмасына чакыру алган
9-12 февральдә Европа хоккей турының Швециядәге этабы уза.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары, сакчылар – Альберт Яруллин, белән Дамир Мусин һәм һөҗүмче Владимир Ткачев Еврохоккей турының чираттагы этабында катнашу өчен ил җелмасына чакыру алган.
9-12 февральдә Европа хоккей турының Швециядәге этабы уза. Боз хуҗалары җыелмага «Нефтехимик»тан Рикард Гюнгены да чакырткан. Ә башка ил җыелмаларында «Ак Барс» хоккейчылары күренми.
Россия җыелмасының уеннар календаре:
9 февраль – Россия – Финляндия.
11 февраль – Россия – Швеция.
12 февраль – Россия – Чехия.
Ил җыелмасының тулы составы:
Капкачылар: Игорь Шестеркин (СКА), Илья Сорокин (ЦСКА), Илья Самсонов («Металлург» Мг);
Сакчылар: Захар Арзамасцев («Салават Юлаев»), Евгений Медведев («Авангард»), Виктор Антипин, Алексей Береглазов (икесе дә – «Металлург» Мг), Владислав Гавриков, Илья Любушкин (икесе дә – «Локомотив»), Альберт Яруллин, Дамир Мусин (икесе дә – «Ак Барс»), Егор Рыков (СКА);
Һөҗүмчеләр: Анатолий Голышев («Автомобилист»), Владимир Ткачев («Ак Барс»), Кирилл Капризов («Салават Юлаев»), Сергей Шумаков, Максим Шалунов, Степан Санников, Константин Окулов (барысы да – «Сибирь»), Алексей Кручинин («Трактор»), Андрей Светлаков, Максим Мамин (икесе дә – ЦСКА), Артем Фёдоров, Максим Карпов (икесе дә – «Динамо» М), Николай Прохоркин (СКА).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз