news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары ил чемпионатында 91 нче тапкыр "Динамо" командасы белән очраша

Ике ай элек Мәскәү хоккейчылары җиңүгә ирешкән иде.

"Ак Барс" хоккейчылары ил чемпионатында 91 нче тапкыр "Динамо" командасы белән очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында бүген үз бозында Мәскәүнең “Динамо” командасы белән очраша.

Ил чемпионатында көндәшләр үзара барлыгы 90 тапкыр очрашкан: 37 матчта – “Ак Барс”, 46 уен “Динамо”ның җиңүе белән төгәлләнгән. Моннан тыш 7 уен тигез исәпкә төгәлләнгән.

Бу сезонда “Ак Барс” Мәскәүдә “Динамо” белән очрашты инде – 11 октябрьдәге уен “Динамо”ның буллит сериясендәге җиңүе белән төгәлләнде (3:2).

Хәзергә 42 уенда 65 очко туплаган “Динамо” КХЛның Көнбатыш конференциясендә – алтынчы, 40 уенда 73 очко җыйган “Ак Барс” Көнчыгыш конференциядә беренче урында бара.

“Татнефть Арена” боз сараендагы бүгенге матч 19.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100