news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәрендә җиңде

Җиңүче буллит бәрүләрдә билгеле булды.

«Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәрендә җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасын җиңде.

Уен исәбе — 1:2. Матч Хабаровск шәһәренең боз сараенда узды. Бу уенда «Ак Барс»ның кискен һөҗүмнәре күп булды, тик «Амур» капкачысы Евгений Аликин уенның төп вакытында бер алка гына керттерде.

Беренче период. Сигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Панюков «Амур» капкасына беренче алканы кертте (0:1).

Икенче периодта голлар кермәде.

Өченче период. Ундүртенче минутта «Амур» сакчысы Руслан Педан исәпне тигезләштерде (1:1).

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймда да голлар булмады. Хоккейчылар, капкачы белән бергә бер калып, буллит бәрде. Буллит бәрүләрдә «Ак Барс» өстен чыкты (1:2).

Командалар составы:

«Амур»

  • Аликин (Бартошак);
  • Гребенщиков — Томашек — Ленц, Терещенко — Педан;
  • Горшков — Николишин — Бутузов, Волгин — Балдаев;
  • Архипов — Шаров — Фәйзуллин, Знахаренко — Пивцакин;
  • Любимов — Гыйздатуллин — Зырьянов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Фер — Галимов — Коваленко, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Янчевский — Барберио;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Глухов, Рукавишников — Адамчук;
  • Лукоянов — Сафонов — Панюков (Кателевский), Журавлёв.

7 гыйнвар «Ак Барс» Владивосток шәһәрендә «Адмирал» командасы белән көч сынашачак. Уен 10:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100