news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогында Көнчыгыш конференция финалын башлый

Соңгы матч белән чагыштырганда Казан командасы составы үзгәрешләр кичермәгән.

 (Казан, 24 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалы старт ала. Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Магнитогорскида "Металлург" командасы белән көч сынаша. Матч Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә старт ала.

"Ак Барс"ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Металлург"ка каршы бүгенге уенда Казан командасы "Авангард" белән соңгы уендагы составта чыгачак. Тренерлар штабы ышанычлы җиңүгә ирешә алган составны үзгәртергә булмаган. Димәк, бүген команда капитаны Александр Свитов уенны кабат боз читеннән күзәтәчәк.

Бу сезонда «Ак Барс» даими чемпионатта «Металлург» белән ике тапкыр очрашты – командалар кунакта җиңү яулады. «Ак Барс» – буллит сериясендә – 3:2, «Металлург» төп вакытта – 2:0 исәбе белән отты.

Сүз уңаеннан, Көнбатыш конференция финалында кичә СКА хоккейчылары овертаймда "Локомотив"ны отты – 5:4.

news_right_1
news_right_2
news_bot