news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә "Авангард" командасын отты

Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә бишенче матч 17 мартта Омскида уза.

"Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә "Авангард" командасын отты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция ярымфинал сериясенең дүртенче матчында "Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Авангард" командасын отты – 2:1. Дүрт матчтан соң сериядә исәп "Ак Барс" файдасына 3:1 булды.

Казан командасы алдагы уендагы кебек беренче минутларда ук өстенлекне үз кулына алды. Шуның нәтиҗәсе буларак исәп беренче период азагына Казан командасы файдасына 2:0 булды. Голларны команда капитаны Александр Свитов һәм Андрей Попов кертте.

Икенче периодта "Ак Барс"ның исәпне тагын да арттыру мөмкинлекләре булса да, уенның әлеге өлешендә голлар күрмәдек. Ә өченче период башлану белән "Авангард" Николай Лемтюгов тырышлыгы белән исәпне кыскартып, үз тамашачыларында җиңүгә өмет уята алды. Азактан "Ак Барс" сакчысы Альберт Яруллинның штраф эскәмиясенә озатылуы, ә "Авангард" командасының капкачысын алтынчы уенчыга алыштыруы да нәтиҗә бирмәде. Исәп үзгәрешсез калды – 2:1.

Шулай итеп, дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Омскига күчә. 17 марттагы уен соңгысы да булырга мөмкин.

Ә ул арада Магнитогорскиның "Металлург" командасы "Барыс"ны дүрт уен рәттән отып, Конференция финалына чыкты да инде.

Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция 1/2 финал. 4нче матч. "Ак Барс" (Казан) – "Авангард" (Омск) – 2:1 (2:0, 0:0, 0:1).
1:0 Свитов (Токранов, 09:37)
2:0 Попов (Захарчук, Мусин, 17:36)
2:1 Лемтюгов (Соботка, 41:25).
Капкачылар: Гарипов – Фурх.
Сериядә исәп: 3 - 1 (2:1 ОТ, 2:0, 3:4 ОТ, 2:1).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100