Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта җиңде
«Автомобилист» — «Ак Барс» уены исәбе — 2:3.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургта «Автомобилист»ка каршы уйнады. Матч «Ак Барс» файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды.
Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель бәрүеннән соң, алка «Автомобилист» уенчысы Рафаэль Батыршин тимераягына тиеп капкага керде. Сакчы Рафаэль Батыршин — 2016-2019 еллар сезоннарында «Ак Барс»та уйнаган хоккейчы. Шулай итеп, исәп «Ак Барс» файдасына ачылды (0:1). Унтугызынчы минутта «Автомобилист» һөҗүмчесе Джефф Плэтт исәпне тигезләштерде (1:1).
Икенче период. Икенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Эмиль Галимов гол кертте (1:2). Җиденче минутта Артём Галимов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгара алды, гол видеокабатлаудан соң гына исәпкә алынды (1:3). Ундүртенче минутта «Автомобилист» капитаны Найджел Доус күпчелектә алка кертте (2:3).
Өченче период уртасында «Автомобилист» командасына капкачысын алмаштырырга туры килде. Якуб Коварж үз командасы уенчысы белән бәрелешкәннән соң җәрәхәт алды, аның урынына бозга Леонид Фомин чыкты.
Командалар составы:
«Автомобилист»:
Коварж (Фомин);
Доус — Холланд — Мэйсек, Трямкин — Василевский;
Обидин –Литовченко — Плэтт, Бодров — Мамкин;
Белоусов — Дацюк — Гәрәев, Батыршин — Гуркин;
Мозер — Попов — Рассейкин (Овчинников), Вәлитов.
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Виртанен;
Галиев — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Лямкин — Хенкель;
Фрэттин — Воронков — Ли (Кара), Аверин.
«Ак Барс» киләсе уенын Чиләбе шәһәрендә үткәрәчәк. «Трактор» — «Ак Барс» матчы 27 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз