Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасын җиңде
Уен 3:2 исәбенә төгәлләнде.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасын җиңде.
Матч исәбе — 3:2. Уен Екатеринбургта узды.
Беренче периодның дүртенче минутында «Автомобилист» хоккейчысы Алексей Макеев исәпне ачты (1:0). Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Стефан Да Коста «Авангард» өчен икенче алканы кертте. Ул 2020-2021 еллар сезонында «Ак Барс» составында уйнаган иде (2:0). Әлеге голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Игорь Бобков урынына Тимур Билалов чыкты.
Унөченче минутта Даниил Тарасов алканы «Авангард» капкасына кертте (2:1). Уналтынчы минутта исәп тигезләште, гол авторы — Кирилл Петров. Алка капкасы урыныннан кузгалган вакытта керде, шуңа күрә хөкемдарларга видеокабатлау карарга туры килде. Нәтиҗәдә гол исәпкә алынды (2:2).
Икенче периодта голлар булмады.
Өченче периодның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров командасын алга чыгарды (2:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Бобков (Билалов);
- Кагарлицкий — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
- Уил — Воронков — Петров, Журавлёв — Рукавишников;
- Бровкин — Сафонов — Панюков, Лямкин — Адамчук;
- Глухов — Бурмистров — Булатов (Кателевский), Лучевников.
«Автомобилист»
- Галкин (Шикин);
- Шумаков — Да Коста — Макеев, Трямкин — Блэкер;
- Белоусов — Спунер — Мэйсек, Гуркин — Гәрәев;
- Хрипунов — Кормье — Романцев, Арзамасцев — Щемеров;
- Бочаров — Куликов — Жукенов, Салов.
«Ак Барс» киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә уздырачак. «Металлург» — «Ак Барс» матчы 28 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз