news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары чираттагы җиңүен яулады

Сезон башындагы нәтиҗә яхшы: ике уенда - ике җиңү.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары "Татнефть Арена" боз сараенда Владивостокның "Адмирал" командасыннан өстен чыкты - 4:1. Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезон башындагы нәтиҗә яхшы: ике матчта ике җиңү яуланды.

"Уен җиңел булмады. "Адмирал" агрессив уен күрсәтте, безне ялгышырга мәҗбүр итте. Егетләр тырышты - күплектә шәп уйнап, яхшы нәтиҗәгә ирештек", - диде уеннан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

28 августа "Ак Барс" үз бозында өченче матчны уздыра. Көндәше - Хабаровскиның "Амур" командасы. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) – "Адмирал" (Владивосток) – 4:1 (0:0, 1:0, 3:1).

1:0 Ландер (Азеведо, 35:25, күплектә)
1:1 Саболич (41:54)
2:1 Свитов (Марков, Яруллин, 45:57)
3:1 Глинкин (Яруллин, Малыхин, 51:05, күплектә)
4:1 Яруллин (Марков, Ландер, 55:37, күплектә).
Капкачылар: Гарипов – Серебряков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100