Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да кертмичә, Новосибирск командасына җиңелде
Матч исәбе — 0:2.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасына җиңелде.
Уен исәбе — 0:2. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Беренче период голларсыз үтте.
Икенче период. Алтынчы минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Сибирь» сакчысы Михал Чайковски гол кертте (0:1).
Өченче период. Унтугызынчы минутта Олег Ли «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (0:2).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Бобков);
- Бровкин — Галимов — Тарасов, Кэмпфер — Хенкель;
- Уил — Воронков — Петров, Юдин — Адамчук;
- Панюков — Сафонов — Дыняк, Янчевский — Лучевников;
- Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Меховов), Рукавишников.
«Сибирь»
- Сятери (Красоткин)
- Шаров — Пьянов — Миловзоров, Йокипакка — Ефремов;
- Кручинин — Шор — Сетдиков, Кудако — Морозов;
- Ли — Спиридонов — Чесалин, Аланов — Чайковски;
- Коротков — Голубев — Овчинников (Дубакин), Алексеев.
«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» — «Автомобилист» матчы 6 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз