news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» хоккейчылары балалар командасы белән следж-хоккей уйнады

«Ак Барс Следж» юнәлеше 2020 елда булдырылган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлиуллов). Казанның «Ак Барс» командасы уенчылары Дмитрий Юдин белән Даниил Журавлёв мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Ак Барс Следж» командасы белән уйнады. Хоккейчылар беренче тапкыр спорт чаналарына утырды, тренировка һәм матч үткәрделәр.

«Мин аны шулкадәр авыр дип уйламаган идем. Үзе җиңел күренә — өч терәк һәм шуасың, ә чынлыкта бөтен гәүдә эшли», — диде Юдин.

Искәртик, Казанда следж-хоккей буенча балалар командасы икенче елын уйный. «Ак Барс Следж» юнәлеше 2020 елда булдырылган, бүген анда физик һәм акыл ягыннан үзенчәлекле балалар өчен 4 команда бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot