news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары бүген «Югра» командасы белән очраша

Узган сезонда Казан командасы Ханты-Манси клубына каршы уңышлы чыгыш ясады.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген, 8 сентябрьдә, Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында читтә «Югра» командасы белән очраша. Ханты-Манси шәһәрендәге уен Мәскәү вакыты белән 17.00 сәгатьтә башлана.
 
«Ак Барс» хоккейчылары соңгы вакытта «Югра»га каршы уңышлы чыгыш ясый. Узган сезонда, мәсәлән, Казан командасы ике уенда да уңышка иреште: Ханты-Мансидагы уен – 6:3, ә Казан бозындагы матч 4:1 исәбе белән «Ак Барс» файдасына төгәлләнгән иде. Алай гына да түгел, Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында «Ак Барс» әлеге көндәшен 7 матч рәттән җиңеп килә. Ә гомуми очрашулар саны 21 матчны тәшкил итә: 13 уенда «Ак Барс» җиңү яулаган.
 
Бу сезонда «Ак Барс» 6 матчның дүртесен җиңү белән төгәлләсә, «Югра» исәбендә 7 уенда яуланган өч җиңү бар. Көнчыгыш конференциядә «Ак Барс» 12 очко белән –  4 нче, 8 очколы «Югра» – 12 нче баскычта урнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100