Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Ак Барс» хоккейчылары бүген Казанда чемпионат аутсайдеры белән уйный
Новокузнецкиның «Металлург» командасы плей-оффка эләгү мөмкинлеген күптән югалтты инде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында сезонның үз бозындагы соңгы матчын уздыра. Көндәше – Новокузнецкиның «Металлург» командасы.
«Татнефть Арена» боз сараендагы бүгенге уенны КХЛ арбитрлары Евгений Гамалей, Юрий Цыплаков, Максим Берсенёв, Евгений Юдин хөкем итәчәк.
Ил чемпионаты кысаларында әлеге командалар үзара 83 мәртәбә очрашырга өлгергән инде. Өстенлек Казан командасы ягында – 52 җиңү. Моннан тыш 23 матч «Металлург»ның өстенлеге белән төгәлләнсә, 8 уенда җиңүче ачыкланмаган. Алкалар аермасы – 268-197. Бу сезонда Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре әлеге көндәшен кунакта 2:0 исәбе белән откан иде.
«Металлург» – чемпионатта иң начар чыгыш ясаучы команда. Көнчыгыш конференциянең азагында баручы команда плей-оффта катнашу хокукын күптән кулдан ычкындырды инде.
«Ак Барс» – «Металлург» матчы 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз