Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары бүген беренче сезон алды матчын уздыра
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре өчен матч алдыннан Әлмәттә экскурсия дә оештырылган.
(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Бүген иртән "Ак Барс" хоккей командасы беренче сезон алды контроль очрашуы уздырыр өчен Әлмәткә юл алды. Бүген Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Татарстанның нефть башкаласында Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы "Нефтяник" командасы белән очраша. Матч 18.00 сәгатьтә башлана.
"Ак Барс" командасының бүгенге уенга киткән составы: капкачылар – Тимур Билялов һәм Эмиль Гарипов, сакчылар роман Абросимов, Рафаэль Батыршин, Степан Захарчук, Дамир Мусин, Атте Охтамаа, Михаил Сидоров, Василий Токранов һәм Альберт Яруллин, һөҗүмчеләр – Джастин Азеведо, Дмитрий Архипов, Станислав Галиев, Антон Глинкин, Михаил Глухов, Денис Голубев, Антон Ландер, Артем Лукоянов, Федор Малыхин, Дмитрий Обухов, Андрей Попов, Александр Свитов, Иржи Секач, Владимир Ткачев һәм Андрей Чибисов.
Сүз уңаеннан, "Ак Барс" командасы өчен Әлмәттә экскурсия дә оештырылган – хоккейчылар нефть бораулау җайланмалары белән танышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз