news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Автомобилист" командасы белән көч сынаша

Бүгенге көндәш Көнчыгыш конференциядә 7 нче урында бара.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Бүген – 24 октябрьдә Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенын үз бозында Екатеринбургның “Автомобилист” командасына каршы уздыра.

Бүгенге көндәш сезонда 24 матч уздырып, аның 13ен җиңү белән төгәлләде һәм 38 очко белән Көнчыгыш конференциядә 7 нче урында бара. “Ак Барс” исәбендә 23 уенда тупланган 49 очко бар – Көнчыгыш конференциядә 1 нче урын.

2006 елдан бирле гамәлдә булган “Автомобилист” командасы белән “Ак Барс”ның 30 мәртәбә очрашканы бар: 20 уенда Казан хоккейчылары җиңү яуласа, 10 очрашу көндәшләр файдасына төгәлләнгән. Бу сезонда әлеге командалар үзара очрашырга өлгерде инде – 6 сентябрьдә Екатеринбургта узган уен боз хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнде (3:2).

“Татнефть Арена” боз сараендагы матч 19.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100