news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Авангард" командасы белән очраша

Казан хоккейчылары, уңышка ирешкән очракта, сериядә исәп аермасын тагын да арттыра ала.

"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Авангард" командасы белән очраша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция ярымфиналы серияләрендә дүртенче уеннар уза. "Ак Барс" хоккейчылары "Татнефть-Арена" боз сараенда Омскиның "Авангард" командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

Бүгенге очрашу сериядә хәлиткеч матчларның берсе булачак. Уңышка ирешкән очракта, "Ак Барс" хоккейчыларына тулаем уңыш өчен бер генә җиңү кирәк калачак. Ә "Авангард"ның уңышы сериядә исәпнең тигезләнүенә китерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, плей-оффта серия 4 җиңүгә кадәр дәвам итә.

15 март. Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 4нче матч.

"Барыс" (Астана) – "Металлург" (Магнитогорск)

Сериядә исәп: 0 - 3 (0:4, 4:5, 3:5).

"Ак Барс" (Казан) – "Авангард" (Омск)

Сериядә исәп: 2 - 1 (2:1, 2:0, 3:4 ОТ).

news_right_1
news_right_2
news_bot