Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары бүген "Амур" командасы белән очраша
Хабаровск командасы соңгы уенында "Салават Юлаев" хоккейчыларыннан өстен чыкты.
(Казан, 28 август, "Таатр-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континеталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында чираттагы уенын уздыра – "Татнефть Арена" боз сараенда Хабаровскиның "Амур" командасы белән очраша. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
Өченче уенын уздырырга әзерләнүче "Ак Барс" командасы быелгы сезонны ике җиңүдән башлады: "Куньлунь" (4:2) һәм "Адмирал" (4:1) командаларын отты. Ә "Амур" өчен старт бик үк уңышлы булмады: Хабаровск хоккейчылары Түбән Камада "Нефтехимик"ка – 0:2, "Сочи" командасына буллит сериясендә – 1:2 исәбе белән оттырды. Аның каравы өченче уенда "Амур" Уфада җитди көндәш – "Салават Юлаев" командасын отты (5:4)
Ил чемпионаты кысаларында "Ак Барс"ның "Амур" белән 46 мәртәбә көч сынашканы бар: 30 матчта җиңү яуланса, 14 уен көндәшләрнең җиңүе белән төгәлләнгән, 2 очрашу тигез исәпкә төгәлләнгән. Узган сезонда "Ак Барс" читтә оттырды (2:3), ә Казанда уңышка ирешкән иде (2:1).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз