Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары “Автомобилист” командасын "коры" калдырып җиңде
"Ак Барс" хоккейчылары Көнчыгыш конференциясе лидерыннан өстен чыкты.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Екатеринбург шәһәрендә КХЛның көнчыгыш конференциясенең лидеры “Автомобилист”ны 3:0 исәбе белән җиңде.
Беренче период. Унөченче минутта "Ак Барс" сакчысы Никита Лямкин исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче период. Унҗиденче минутта Иржи Секач күпчелектә "Ак Барс" өчен алка кертә алды (0:2). Периодның соңгы минутында "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачёв гол кертте (0:3).
Өченче периодта кертелгән алкалар булмады.
Командалар составы:
“Автомобилист”:
Коварж (Фомин); Доус – Да Коста – Секстон, Гуркин – Вишневский; Белоусов – Кучерявенко – Казионов, Василевский – Трямкин; Гареев – Паре – Голышев, Бодров – Егоршев; Обидин – Грачёв – Литовченко (Рассейкин), Валитов.
“Ак Барс”:
Шарыченков (Подъяпольский); Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Манухов; Основин – Малыхин – Лукоянов, Постма – Юдин; Ткачёв – Попов – Галиев, Лямкин – Батыршин; Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Воронков, Галимов).
- “Ак Барс” киләсе уенын 18 февральдә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” - "Металлург" матчы 19:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз