Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ак Барс" хоккейчылары "Авангард" командасына оттырды
Төп вакыты 3:3 исәбенә төгәлләнгән уенның җиңүчесе овертаймның 10 нчы минутында ачыкланды.
(Казан, 13 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциянең 1/2 финал раундында беренче тапкыр җиңелү ачысы татыды – үз бозында Омскиның "Авангард" командасына оттырды. Исәп – 3:4.
Казан командасы уен башында ук исәпне ачты. Гол авторы – Артем Лукоянов. Дөрес, беренче алканы кертүдә Федор Малыхинның көндәшләрдән "яшертен" пас бирүенең дә өлеше зур булды. Озак та үтмәде, "Ак Барс" исәпне 2:0 яса куйды. Монысында Альберт Яруллинның ерактан суккан алкасына Андрей Попов оста итеп кәшәкәсен куя һәм алканы капкага борып җибәрә алды. Кунаклар да бик тиз "уянды" – Илья Зубов исәпне кыскарта алды. Ә "Ак Барс" беренче период азагына инде исәпне үз файдасына 3:1 ясап, тамашачыларда җиңүгә ышанычны арттыра төште. Гол авторы – Антон Глинкин.
Казан командасы җиңүгә иртәрәк ышанган булып чыкты. Менә шуннан соң "Ак Барс" өчен күңелсез хәлләр башланды да инде – матч дәвамында кунаклар гына алка кертте: төп вакытта исәпне тигезләргә дә өлгерделәр, овертаймда җиңү китергән алка да кертеп куйдылар.
Шулай итеп, Зиннәтулла Билалетдиновның 62 яшьлек туган көненә җиңү бүләк итеп булмады. Тарихка күз салсак, плей-оффта "Ак Барс" остазының туган көнендә "Авангард"ка каршы моңа кадәр ике уен уздырган һәм барысында да оттырган. Тарих кабатланса да ярый: ахыр чиктә серия Казан командасы файдасына төгәлләнгән.
Сериядә дүртенче матч 15 мартта кабат Казанда уза.
Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 3 нче матч. "Ак Барс" (Казан) – "Авангард" (Омск) – 3:4 ОТ (3:1, 0:1, 0:1, 0:1).
1:0 Лукоянов (Батыршин, Малыхин, 01:35)
2:0 Попов (Йордан, Яруллин, 05:50, күплектә)
2:1 Зубов (Михеев, Анелёв, 06:30)
3:1 Глинкин (Глухов, Попов, 17:32)
3:2 Зубов (Медведев, Никитин, 29:16, күплектз)
3:3 Пьянов (Медведев, Зубов, 57:42, күплектә)
3:4 Бут (Лемтюгов, 69:08)
Капкачылар: Гарипов – Фурх
Сериядә исәп: 2 - 1 (2:1 ОТ, 2:0, 3:4 ОТ).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз