Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ак Барс" хоккейчылары "Авангард" командасына каршы сериядә беренче матчны уздыра
Бу сезонда "Ак Барс"ның "Авангард"ка оттырганы юк әле.
(Казан, 9 март, «Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциянең ярымфиналында Омскида җирле "Авангард" белән очраша. Бу – дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериянең беренче матчы. Уен Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә башлана.
Бу сезонда "Ак Барс" – "Авангард" очрашуының икесе дә Казан командасы файдасына төгәлләнде (1:0, 3:2 ОТ). КХЛ тарихында плей-оффта көндәшләрнең ике тапкыр очрашканы бар. Анысында да өстенлек "Ак Барс" ягында – 2:0: 2009 елда "Авангард" сериядә 2:3, ә 2015 елда 1:4 исәбе белән оттырган иде. Шунысы игътибарга лаек: "Ак Барс" – "Авангард" каршылыгы плей-оффта һәрчак икенче раундта туры килә.
Сүз уңаеннан, бүген Көнчыгыш конференциядә "Металлург" – "Барыс" каршылыгын да тамаша кылып булачак. Анысы 17:00 сәгатьтә старт ала. Ә Көнбатыш конференциядә беренче уеннар кичә узды. Аның нәтиҗәләре: ЦСКА-"Локомотив" – 4:2, СКА-"Динамо" (Мәскәү) – 2:3 ОТ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз