news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары "Авангард" командасын отты

Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре Көнчыгыш конференциянең финалына чыкты.

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогының Көнчыгыш конференция 1/2 финал раундында үз бозында "Авангард" командасын отты — 5:0.
 
Сериядәге алтынчы матч алдыннан Казан командасы составында үзгәрешләр дә бар иде. Әйтик, бүген капитан вазифасын Михаил Варнаков башкарды. Ә капитан Александр Свитов уенда катнашмады. Шулай ук Василий Токрановны да күрмәдек. Аларны Денис Голубев белән плей-оффта беренче тапкыр гына бозга чыккан Андрей Чибисов алмаштырды.
 
Уен тулысынча "Ак Барс"ның өстенлеге белән узды. Икенче период азагына исәп Казан командасы файдасына 4:0 иде инде.
 
Өченче периодта кунаклар капкачыны да алмаштырып карады. Әмма поезд киткән иде инде. Ахыр чиктә ул капкачыны да буш итмәдек.
 
Шулай итеп, "Ак Барс" Көнчыгыш конференциянең финалына узды һәм Магнитогорскиның "Металлург" командасы белән очраша. Көнбатышта СКА - "Локомотив" каршылыгы көтелә.
 
КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 6 нчы матч.
"Ак Барс (Казан) – "Авангард" (Омск) – 4:0 (1:0, 3:0, 1:0).
1:0 Малыхин (Азеведо, Ткачёв, 04:08, күплектә)
2:0 Секач (Ткачёв, Малыхин, 25:20 күплектә)
3:0 Лукоянов (Захарчук, Малыхин, 26:46)
4:0 Ткачёв (Чибисов, Захарчук, 34:00)
5:0 Яруллин (Секач, Мусин, 53:27, күплектә).
 
Капкачылар: Гарипов – Фурх (Шилин, 40:00)
Сериядә исәп: 4 - 2 (2:1 ОТ, 2:0, 3:4 ОТ, 2:1, 1:4, 5:0).

news_right_1
news_right_2
news_bot