news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Ак Барс" хоккейчылары "Авангард"ка каршы уенда өстенлекне кулдан ычкындырды

Станислав Галиев керткән ике алка Казан командасына җиңү китермәде.

"Ак Барс" хоккейчылары "Авангард"ка каршы уенда өстенлекне кулдан ычкындырды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында чираттагы уенда Омскиның “Авангард” командасына оттырды.

Әлеге матчта “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиевның керткән ике алкасы да аз булып чыкты – уен барышында ике тапкыр алга чыккан Казан командасы җиңүне кулдан ычкындырды.

Омскида узган бүгенге очрашу боз хуҗалары файдасына 5:3 (0:1, 2:2, 3:0) исәбенә төгәлләнде. “Авангард”тан алкаларны Илья Михеев (22 нче һәм 50 нче минут), Кирилл Семёнов (27 нче минут), Дмитрий Кугрышев (44 нче минут) һәм Петр Хохряков (60 нчы минут) кертте. “Ак Барс”тан уңышка Роб Клинкхаммер (9 нчы минут) белән Станислав Галиев (32 һәм 34 нче минутлар) иреште.

27 декабрьдә “Ак Барс” Астанада “Барыс” командасы белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot